4 май 2012 яңалыклары
-
Биючегә сүз әйтмәгез, бии-бии остара...
«Рябинушка»ның яшь артистлары Азнакайның легендар шәхесе, бию сәнгате остасы Илдар Манюров истәлегенә районыбызда ел да "Бию планетасы" фестивале үткәрү матур гадәткә керде. Быел да ул зур оешканлык белән, биюгә һәвәс коллективлар (утызга якын) һәм осталарның актив катнашында барды. Һәрвакыттагыча, ул Халыкара бию көненә туры килде. Сайлап алу туры 5-9, 10-12,...
-
Армия - җитди сынау чоры
Шушы көннәрдә Яшьләр үзәгендә хәрби хезмәткә чакырылыш көне үтте. Район хакимиятенең җаваплы хезмәткәрләре һәм хәрби комиссар армия сафына чакырылучылар белән чәй өстәле артында очрашты. Соңгы елларда дәүләт Кораллы көчләрне ныгыту, армия хезмәтенең дәрәҗәсен күтәрү, хәрби хезмәткәрләргә лаеклы шартлар тудыруга зур игътибар бирә. Күз алдыбызда яңа армия туып килә. 2008 елдан...
-
Минутларның кадерле чагы
"Азнакай" агрофирмасы" ҖЧҖнең 5 нче "Урманай" ХПКсы механизаторы Рушан Нигъмәтуллин (рәсемдә) үзенең "ХТХ-215" тракторына тагылган "Агромастер" комплексы белән көненә 60 - 70 гектарда арпа чәчә. Җәмгыятьнең баш агрономы Илдус Аитов аның эш сыйфатыннан канәгать Узган ял һәм бәйрәм көннәрендә сагындырып, назландырып кына сибәләп, узган шифалы яңгыр тамчылары гадәттә җәй челләсе...
-
Алдынгылыкны бирми
Вәсилә Гәрәева «Марс» ҖЧҖ сыер савучылары арасында беренчелекне бирми. Узган ел бер сыердан 5515 литр сөт савып алган. Озак еллар намуслы хезмәт куючы тәҗрибәле терлекче бозауларның үлем-китеменә дә юл куймый. Терлек аслары һәрчак чиста. Терлекчелек продуктлары җитештерү һәм сату авыл хуҗалыгында төп керем чыганагы булып кала. Агросәнәгать предприятиеләрендә бүген 22...
-
Талантлар сәхнәдә чарлана
Апрель ахырында Актүбәнең Гагарин исемендәге мәдәният йортында "Сударушка" ансамбленең 20, "Элегия" бию коллективының 10 еллыгына багышлап юбилей тантанасы үтте. Менә ничә еллар инде үзешчән сәнгать осталары кышкы салкын, җәйге челлә дип тормый, мәдәният йортына репетицияләргә ашыга. Бүгенге тантанага да алар күңел биреп, бар иҗади тырышлыкларын куеп әзерләнгән. Менә сәхнәгә "Сударушка"...
-
Тапкырлыкта, шаянлыкта тиңнәр юк
Яшьләр эшкә дә, сүзгә дә оста Хезмәтне саклау һәм сәнәгать куркынычсызлыгы айлыгы кысаларында координацион совет инициативасы белән район предприятиеләре арасында КВН оештырылды. Мәдәният йортының тамаша залы бу көнне шыгрым тулы иде. "Актүбә төзү-монтаж идарәсе", "Азнакай УТТ", "Татнефть-АзнакайРемСервис" ҖЧҖ, "Азнакай "Нефтемаш" заводы" ААҖ, "Азнакайнефть" идарәсе коллективлары тапкырлыгына һәм шаянлыгына чикләр булмады....
-
“...Күкрәгенә инде медаль таккан!”
Яшь радиосөючеләр түгәрәк җитәкчесе Ренат Вәлиев белән Азнакайда беренче тапкыр районның 81 еллыгына һәм шәһәрнең 25 еллыгына багышланган кыска дулкыннардагы радиоэлемтә буенча район башлыгы Кубогына халыкара ярышлар узды. Ярышлар өчен 5 кубок, 28 медаль, 10 махсус бүләк әзерләнгән иде. Чараны "Россия радиосөючеләр берлеге" оешмасы белән берлектә район җитәкчелеге ярдәмендә Яшьләр...
-
Сокландыргыч гомер юлы
Хәрби-патриотик тәрбия айлыгы кысаларында "Музей активистлары" (җитәкчесе Т.Гарипова) һәм "Мөстәкыйль балалар" (җитәкчесе С.Галиева) түгәрәкләре укучылары Таллы Бүләктә Маһинур Гыйбадуллинада кунакта булдылар. Бүген инде чәчләренә чал кунган 92 яшьлек ветеран укытучы ут эчендә калган яшьлеген елмаеп та, моңаеп та искә алды. Маһинур Касыйм кызы 1942 нче елның 15 июнендә фронтка китә....
-
Тормыш сынаулары аша
Аңа шактый гына катлаулы сынаулар аша үтәргә туры килде. Әзһәр белән гаилә корып, матур гына яшәп ятканда, алар гаиләсенә бик зур кайгы килде: беренче нарасыйлары - 3 яшьлек кызлары фаҗигале төстә вафат булды. Ходай аларга ата-ана булу бәхетен тагын ике тапкыр татытты: ике ул үстерделәр. Аларны башлы-күзле итеп олы тормыш...
-
Бишек җырларында – халкыбыз рухы
Актүбәдәге 2нче урта мәктәптә "Бишек җырлары - халкыбыз рухы" дигән кичә үткәрелде. Аны татар теле һәм әдәбияты укытучысы Фәнүзә Кашапова әзерләде. Борынгы татар өен хәтерләтеп, бер почмакка чигүле сөлгеләр, сиртмәле бишек эленгән, сәкегә мендәрләр кабартылып куелган. Әкрен генә "Бишек җыры" яңгырый. Без, милли киемдәге кызлар, гаиләгә шатлык, куанычлар өстәп баланың...
-
Тынычлык! Хезмәт! Май!
Балалар иҗат үзәгенең «Перышки» хореография коллективы чыгышы (җитәкчесе - Ф.Кадырмаева) 1 майда Ишкәев исемендәге паркта Яз һәм хезмәт бәйрәме узды. - 1 Майны һәркем үзенчә билгеләп үтә: кемгәдер ул туганнары, якыннары белән җыелырга сәбәп, кемдер өчен - чәчү чоры... Шатлык белән сугарылган әлеге бәйрәмдә юкка гына "Тынычлык! Хезмәт! Май!" дигән...
-
Алар һәлакәттән саклады
Бергә-бергә җыелгач Һәр елдагыча Чернобыль АЭСе һәлакәтендә катнашучыларны һәм аларның тол калган хатыннарын хөрмәтләү районыбызда матур традициягә әйләнде. Быел да ул «Акчарлак» ресторанында тантаналы шартларда узды. Техноген фаҗигаләрдә катнашкан иптәшләреңне исән-сау күреп очрашу зур сөенеч. Шөкер, узган елгы очрашудан соң аларның сафы кимемәгән. Әнә шундый шатлыклы да, йөрәк яраларын кабат...
-
Күчкәй тавы микрорайоны калкыр
28 апрельдә район һәм шәһәр Советларының уртак утырышы узды. Утырышта район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин, ТР Дәүләт Советы депутаты, «Азнакайнефть» идарәсе җитәкчесе Рәзиф Галимов, катнашты. Аны район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов алып барды. Утырышта өч һәм күбрәк балалары булган гражданнарга җир участоклары бирү һәм яңа оешкан микрорайонны, аның урамнарын...
-
Урамнар ябылачак
4 майда Азнакай шәһәрендә Бөек Җиңүнең 67 еллыгына һәм җәйге спорт сезоны ачылуга багышланган җиңел атлетика ярышлары уздырыла. Маршрут дистанциясе: хатын-кызлар өчен - 200 метр, ир-ат командаларына - 350 метр. Ярышлар вакытында 16 сәгать 30 минуттан башлап дистанция узачак юллар: Ленин урамында - Хәсәнов һәм Пушкин урамнары белән кисешкән, Хәсәнов...
-
Яңалыклар
7 майда 10.00 сәгатьтә Танаевка авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар Истәлегенә һәйкәл ачылу уңаеннан тантаналы митинг була. Авылда һәм читтә яшәүче барлык авылдашларны әлеге чарада катнашырга чакырабыз. Район башлыгы вазифаларын башкаручы Марсель Шәйдуллин җитәкчелегендәге комиссия шушы көннәрдә шәһәрнең Нахимов урамындагы 2 нче йортта яшәүчеләр белән очрашты. Сөйләшү барышында йорт...